Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Бер шешә сыра өчен – 100 мең сум

“Золымлы су” , ягъни спиртлы эчемлекләр белән сәүдә итүчеләрне төрле штраф санкцияләре дә, җинаять эшләре кузгату да куркытмый. Үзләрен куркыныч хәлгә куеп, сату итүләрен дәвам итәләр.


Лениногорскиның бер кибетендә шәхси эшмәкәр Т. Эшчәнлек алып бара. Күрәсең, товар әйләнеше хисабын арттырырга теләпме, ул балигъ булмаган яшүсмергә сыра сатып җибәргән.

Балигъ булмаган яшүсмергә сыра сату фактын Лениногорск эчке эшләр бүлеге һәм Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт бүлеге белгечләре ачыклый. Эш материалы судка бирелә. Тикшерү эше берничә айга сузылды.

Мировой судья карары буенча шәхси эшмәкәр Т. Гаепле дип табыла һәм аңа 100 мең сум күләмендә административ штраф салына.

 

Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт органы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев