Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Берәү ирен чемоданга салып күмгән

7 март көнне 36 яшьлек Питер кешесе полициягә килә һәм 4 ел элек бер ир мәетен чемодан белән күмеп куюын сөйли, урынын да күрсәтә. Баксаң... Аны хатыны үтергән һәм чемоданга салып куйган була. Полиция кара чемоданны казып ала, аның эченнән одеялга төрелгән ир-ат скелеты чыга, башында пакет, муенында шнур була....

7 март көнне 36 яшьлек Питер кешесе полициягә килә һәм 4 ел элек бер ир мәетен чемодан белән күмеп куюын сөйли, урынын да күрсәтә. Баксаң... Аны хатыны үтергән һәм чемоданга салып куйган була. Полиция кара чемоданны казып ала, аның эченнән одеялга төрелгән ир-ат скелеты чыга, башында пакет, муенында шнур була.

Аны үтерүдә гаепләнүче хатыны Еленаны тоткарлыйлар. Ул 2011 елның августында җинаять кылган була, дип яза "Әлмәт таңнары".

Бу хакта полициягә җиткергән Алексей исә Еленаның ире икенче булып чыга. Алар биш ел элек Интернет аша таныша, мәхәббәт башлана. Бу вакытта Елена кияүдә була, әмма ул аның белән аерылышырга җыенуларын, милек бүлүләрен һәм 10 яшьлек балаларының кем белән яшәргә тиешлеген хәл итүләрен әйтә. 2011 елның августында хатын Алексейга чемодан тоттыра, ир анда мәет барлыгын белсә дә, берни сорамый. 2015 елда аларның гаиләсе дә таркала башлый һәм милек бүлүгә барып җитә, 3 яшьлек баланы әти кешегә күрсәтми башлыйлар. Шулвакыт ир элеккеге хәлне искә алып, үз гомере өчен куркуга кала һәм полициягә барырга карар кыла.

Чыганак:http://matbugat.ru/news/?id=14249

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X