Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Ирне үтергән Лениногорск хатыны җүләрлеккә сабышып котылмакчы булган

2 мартта Лениногорск шәһәр суды өч ай дәвамында каралучы җинаять эше буенча хөкем карары чыгарды. Лениногорск прокуратурасының матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, бергә торучысын үтергәннән соң хатын җаваплылыктан котылу өчен җүләрлекә сабышкан. Әмма суд-психологик-экспертиза Надежданы үз акылында дип тапкан. Әлеге фаҗига 2015 елның октябрендә Иске Писмән авылында була. Анда яшәүче туганнарына...

2 мартта Лениногорск шәһәр суды өч ай дәвамында каралучы җинаять эше буенча хөкем карары чыгарды.
Лениногорск прокуратурасының матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, бергә торучысын үтергәннән соң хатын җаваплылыктан котылу өчен җүләрлекә сабышкан. Әмма суд-психологик-экспертиза Надежданы үз акылында дип тапкан.
Әлеге фаҗига 2015 елның октябрендә Иске Писмән авылында була. Анда яшәүче туганнарына Надежда бергә торучы ир - Владимир белән килә. Бергә эчә башлыйлар. Шуннан соң алар компаниясенә әлеге авылда яшәүче тагын бер хатын кушыла. Әмма аракы бетеп китә, шуннан соң хуҗа кеше авылдаш хатын белән бергә тагын алырга китә. Шул вакытта Надежда белән ир арасында тавыш чыга, ярсыган хатын пычак алып ирнең күкрәк турысына кадый. Тегесе шунда ук җан бирә.
Суд гаепләнүчене 9 елга ирегеннән мәхрүм иткән, ул срогын гомуми режимлы төзәтү колониясында тутырачак.
http://len-journal.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев