Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскида күпбалалы ана хөкем ителде

Лениногорск шәһәр суды 28 яшьлек хатын-кызга карата хөкем карары чыгарды.

Узган елның февраль аенда ул 79 яшьлек пенсионерны үлгәнче кыйнаган булып чыкты.

Күршеләре сүзләренә караганда, вафат булучы бабай яшь хатынны җәлләп үз фатирына керткән. Гаепләнүче әхлаксыз яшәү рәвеше алып барган, спиртлы эчемлекләр белән мавыга торган булган. Еш кына пенсионер аңа акчалата да  ярдәм иткән.

Аны үтергән көнне дә әлеге хатын-кыз квартир хуҗасына акча сорап килгән булган. Ләкин өлкән яшьтәге ир-ат акчаның коммуналь түләүләргә китеп беткәнен әйткән. Шул вакытта гаепләнүче ярсып китеп, бабайның башына һәм тәненә суккан.

Судта хатын-кыз үз гаебен танымаган. Әлеге фаҗигада ул шул көнне алар белән фатирда булган танышын, бер ир-артны гаепләгән. Ләкин бу хатын-кызның кулында төрле җәрәхәтләр булу суд өчен җитди, хәлиткеч дәлил булып торган, аның танышында исә бернинди көрәш билгеләре дә күренмәгән.

Ачыкланганча, бу хатынга үз балаларына алимент түләмәгән өчен төзәтү эшләре билгеләнгән булган, ләкин җәзаны ул үтәмәгән. Суд нәтиҗәсендә гаеләнүчене 8 ел һәм 8 айга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарылган. Әлеге карарга карата Татарстан Республикасы Югары судында шикаять бирергә мөмкин, дип хәбәр ителә суд залыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X