Заман сулышы

Лениногорскида кыздан ишек ачтырып, өйне басканнар

Бу хәл Җиңүнең 50 еллыгы урамындагы йортларның берсендә була. Көндезге өчләр тирәсендә ике яшь хатын бер фатир ишеге төбенә килеп, без сезнең туганыгыз дип кечкенә кыздан ишекне ачтыралар. Аннан баланы этеп җибәреп, ювелир әйберләр һәм кесә телефоны алып чыгып качалар. Матди зыян 14 мең сум тәшкил итә. Әлеге уңайдан, эчке...

Бу хәл Җиңүнең 50 еллыгы урамындагы йортларның берсендә була.
Көндезге өчләр тирәсендә ике яшь хатын бер фатир ишеге төбенә килеп, без сезнең туганыгыз дип кечкенә кыздан ишекне ачтыралар. Аннан баланы этеп җибәреп, ювелир әйберләр һәм кесә телефоны алып чыгып качалар. Матди зыян 14 мең сум тәшкил итә.
Әлеге уңайдан, эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре ата-аналарга мөрәҗәгать итеп, балаларыгызга таныш булмаган кешеләргә ишекне ачмаска кирәклеген тагын бер кат искә төшерергә киңәш итә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: