Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскида яшәүчеләр тагын интернет мошенниклары тозагына эләккән

Лениногорскида яшәүче 34 яшьлек ир кеше социаль челтәрләрдә машинасына двигатель алырга теләүе турында белдерү биргән. Озак та үтми, үзен машиналар сүтеп-җыючы итеп таныштырган берәүдән җавап та алган

Ул үзендә аңа кирәкле әйбернең барлыгын белдергән. Сатучы белән алучы үзара килешкәннәр, Лениногорскилы 8 мең сумга  двигательне алырга риза булган.  Ә сатучы, үзен ышанычлы кеше итеп таныту өчендер инде, паспорт копиясен, акча күчерү өчен исәп номерын язып җибәргән.

Сатып алучы акчаны күчергәч, хәтта аңа товарның кайдан, ничек алырга мөмкин булуы турында мәгълуматлар язылган скрин да җибәрергә онытмаган.  Әмма бераздан соң сатучы белән элемтә туктаган, аның телефоны блокировкага куелган булуы ачыкланган. Ир кеше полиция бүлегенә мөрәҗәгать иткән.

  40 яшендәге Лениногорскида яшәүче ханым белән нәкъ шундый хәл кабатланган. Ул интернет аша өс киеме алырга ниятләгән. Үзенә ошый торганын тапкач, аның бәясен дә тулысы белән түләп куйган. Интернет аша алыш –биреш итү аңа 7 мең сумлык зыян салган. Бүгенге көндә бу мошенниклык факты буенчы оператив-эзләнү эше алып барыла. Полиция хезмәткәрләре әлеге усал ниятле кешеләрнең шәхесен ачыклау  өстендә эшлиләр. Әмма эчке эшләр бүлегендә әйткәнчә, мондый очракларда җинаятьчене ачыклау аеруча катлаулы .

Алар интернет аша сатып алуларга бик җитди карарга, очраклы кешеләргә карта номерын әйтмәскә, акча күчермәскә кирәген кисәтәләр. Беркөнлек сайтларга ышанмаска, кирәкле әйберне ышанычны  аклаган, билгеле кибетләрдән алырга киңәш итәләр.  Сатучы карта номерын җибәргән очракта, аны эзләнү запросына кертеп тикшереп карарга кирәк.

Гадәттә алар тозагына кабучы берәү генә булмый, мондый мошенникның “кара список”та торуы да бик мөмкин. Әгәр инде мондый угры-караклар тозагына эләксәгез, кичекмәстән 02 телефонына шалтыратыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев