Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскилы ике баласына алиментны тигез күләмдә түләмәгән, аны җәза көтә

Лениногорск районы кешесе кызына алимент түләмәгән өчен төзәтү эшенә билгеләнә. Бу хакта Татарстан буенча Суд приставлары федераль хезмәте идарәсе сайты хәбәр итә.

Шөгердәге 37 яшьлек ир-ат  суд карары буенча ике никахтан булган ике баласына тигез күләмдә алимент түләргә тиеш була. Ләкин ул сайлап кына түләгән, ягъни улына ай саен акча күчереп барган, ә кызына матди ярдәм күрсәтмәгән. Нәтиҗәдә кызы өчен алимент буенча бурычы 246 мең сумга җитә.

Алимент түләмәүче әти кешегә карата административ җәза билгеләнә, суд аны 80 сәгатькә мәҗбүри эшкә билгели. Ләкин ул җәзаны үтәми, рәсми рәвештә эшкә урнашмый, суд приставы чакырганда килми.

Шуннан соң суд аны гаепле дип таба һәм 8 айга төзәтү эшенә җибәрә һәм хезмәт хакыннан 5 процент күләмендә дәүләт кеременә тотылып калачак. Административ һәм җинаяти җаваплылыкка тарту алимент түләүдән баш тартуга сәбәп түгел.

 

https://r16.fssp.gov.ru/news/document29017083/

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев