Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскилы ханым мошенникларга 290 мең сум күчергән

Гражданнар кат-кат кисәтүләргә карамастан, мошенниклар ятьмәсенә “эләгә”. Күптән түгел берәү 290 мең сум акчасыннан “колак какты”.



Лениногорск эчке эшләр бүлегенең дежур частенә 60 яшьлек ханым мөрәҗәгать итә. Ачыкланганча, хатын-кызга таныш булмаган кеше шалтыратып, үзен банк куркынычсызлыгы хезмәте дип таныштыра һәм “сезнең исемгә кредит рәсмиләштерергә телиләр”, ди. Шулай ук банк счетында акча булса, аны башка счетка күчерергә дип, “киңәш бирә”.

Алдакчылар корбанына эләккән ханымның банк счетында 300 мең смга якын акчасы була. Ул шалтыратучыдан мондый хәбәрне ишеткәч, хафага төшә. Ә теге мошенник һаман алдавын дәвам итеп, ханымны ышандырырга тырышып, сөйләвен дәвам итә. Имеш, кредит рәсмиләштерү куркынычы беткәч, ул үз акчаларын кире кайтара алачак.

Лениногорскилы ханым тәмам ышана һәм башка счетка акчаларын күчерә. Шулай итеп, ул 290 мең сум акчасын югалта, мошенникларга “тапшыра”. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев