Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскилы кредит рәсмиләштереп акчасын мошенникларга биргән

Лениногорск эчке эшләр бүлегенең дежур частенә мошенниклык турындагы гариза белән 32 яшьлек лениногорскилы мөрәҗәгать итә.

 

Гариза бирүченең телефонына янәсе банк куркынычсызлык хезмәте хезмәткәреннән шалтырату кергән. Шалтыратучы хәбәр иткәнчә, аның исеменә кредит рәсмиләштерелгән, һәм аны гамәлдән чыгару өчен онлайн банкта кредитны яңадан рәсмиләштерергә һәм акчаларны куркынычсыз счетларга салырга кирәк.

Зыян күрүче моңа ышана һәм "банк хезмәткәре" әйтеп торганнарны үтәп, дистанцион рәвештә 150 мең сумга кредит рәсмиләштергән.  Шуннан соң банкка китә һәм кредит акчаларын үзенә аферист таләп иткән счетларга күчерә.

Алдакчылар корбаны булуын Лениногорск кешесе бары тик ялган банк хезмәткәрләре  башка банк карталары белән шул ук гамәлләрне башкаруын сораганнан соң гына аңлаган.

 

Лениногорск эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X