Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскилы социаль челтәрдә мошенниклар кулына эләккән

Лениногорск эчке эшләр бүлегенең дежур частенә 37 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать итә.


Аның әйтүенчә, социаль челтәрдә ул үзенең танышыннан бурычка акча биреп торуын үтенеп, смс-хәбәр алган. Хәбәрне ачыкламыйча, дус хатынына шалтыратып та тормыйча, әлеге хатын-кыз күрсәтелгән банк реквизитлары буенча картага 46 мең сумнан артык акчаны күчерә. Соңыннан гына дус хатынының “страничкасын” мошенниклар “ватканын” белә. Алдакчылар дус хатыны булып, смс-хәбәр җибәргәннәр булып чыкты.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды.

Лениногорск эчке эшләр бүлеге кисәтә: кемгә дә булса акча күчерер алдыннан мәгълүматның дөреслеген тикшерегез. Чит кешеләргә банк картасы реквизитларын да хәбәр итмәгез. 17-23 август аралыгында эчке эшләр бүлегендә мошенниклык буенча 7 факт теркәлгән. Гражданнарга китерелгән матди зыян күләме – 1 миллион 300 мең сумнан артык.

 

Лениногорск эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев