Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскилы “Халык контроле” порталына бер көндә 35 шикаять җибәргән

Александр дип атый ул үзен. Шәһәрдәге барлык җитешсезлекләрне карап чыккан да, 2 сентябрьдә 35 хәбәрне тезеп куйган. Бер генә вак-төякне дә күздән ычкындырмаган. Мәсәлән, Степная урамы, 19нчы йортның артында зур чокырлар барлыкка килгән, юлны ремонтларга кирәк, дигән. Тик башкарма комитет җавабыннан күренгәнчә, бу тирәне ремонтлау киләсе елга гына планлаштырыла икән....

Александр дип атый ул үзен. Шәһәрдәге барлык җитешсезлекләрне карап чыккан да, 2 сентябрьдә 35 хәбәрне тезеп куйган.


Бер генә вак-төякне дә күздән ычкындырмаган. Мәсәлән, Степная урамы, 19нчы йортның артында зур чокырлар барлыкка килгән, юлны ремонтларга кирәк, дигән. Тик башкарма комитет җавабыннан күренгәнчә, бу тирәне ремонтлау киләсе елга гына планлаштырыла икән. Тукай урамы, 13 нче йорт тирәсендә бордюр булмавын да күргән. Аның мөрәҗәгате нигезендә, Хатын-кызлар консультациясе бинасы түбәсеннән асылынып торган тимер конструкцияләр дә алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined