Заман сулышы

Әлмәт полициясе куркыныч җинаятьчене эзли

Февраль азагында билгесез ир пистолетка охшаган әйбер белән куркытып, Радищев урамындагы банкның касса бүлмәсенә керә. Хезмәткәрләр хәвеф төймәсенә басалар. Әмма полицейскийлар килеп җиткәнче ир качып өлгерә. «Кайнар эздән» аны тоткарлый алмыйлар. Иргә 35-40 яшьләр чамасы, буе 180-185 см, нык бәдәнле, зәңгәр күзле. Кара дубленка, соры чалбар, башына «ADIDAS» дип язылган...

Февраль азагында билгесез ир пистолетка охшаган әйбер белән куркытып, Радищев урамындагы банкның касса бүлмәсенә керә.
Хезмәткәрләр хәвеф төймәсенә басалар. Әмма полицейскийлар килеп җиткәнче ир качып өлгерә. «Кайнар эздән» аны тоткарлый алмыйлар.
Иргә 35-40 яшьләр чамасы, буе 180-185 см, нык бәдәнле, зәңгәр күзле. Кара дубленка, соры чалбар, башына «ADIDAS» дип язылган башлык кигән.
Полиция хезмәткәрләре шикле ирне таныган кешеләрдән ярдәм сорый. 8(8553) 39-23-10, 8(917) 296-13-13, 02 гә шалтыратырга. Анонимлык гарантияләнә.
чыганак:http://almet-rt.ru/tt

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: