Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Әлмәттә тәрәзә аша шәрә кызны видеога төшергән ирне хөкем иттеләр

Әлмәттән 35 яшьлек М.С.ны тәрәзә аша 25 яшьлек кызны шәрә килеш видеога төшергән өчен хөкем иттеләр. Кыз беренче катта яши торган була. Судта билгеле булганча, ир былтыр 1 июльдән 31 августка кадәр кызның ризалыгыннан башка кесә телефонына аны шәрә килеш төшерә. Видеоязманы үзенең ноутбугында саклый. Соңрак "ВКонтакте"да аккаунт булдырып, кыз...

Әлмәттән 35 яшьлек М.С.ны тәрәзә аша 25 яшьлек кызны шәрә килеш видеога төшергән өчен хөкем иттеләр.
Кыз беренче катта яши торган була. Судта билгеле булганча, ир былтыр 1 июльдән 31 августка кадәр кызның ризалыгыннан башка кесә телефонына аны шәрә килеш төшерә. Видеоязманы үзенең ноутбугында саклый.
Соңрак "ВКонтакте"да аккаунт булдырып, кыз белән языша башлый. Аңа хәбәрләр белән бергә фотолар да юллый һәм аларны Интернетка куям дип куркыта.
Әлмәтлене кешенең шәхси тормышына кысылуда гаепле дип таптылар һәм 10 айга төзәтү эшләренә хөкем иттеләр. Ул кеременең 5 процентын дәүләт файдасына күчереп барырга тиеш.
http://almet-rt.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев