Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Миллиардер малаен “Корстон” отелендә әнисен үтерүдә гаеплиләр

10 декабрь көнне Казандагы "Корстон" отелендә 44 яшьлек ханымны үтерү факты буенча җинаять эшен тикшерү дәвам итә. Искәртеп узабыз, җинаять кылуда шикләнелеп, зыян күрүченең 19 яшьлек улы тоткарланган иде. Аның Россия олигархы, "Старик Хоттабыч" кибетләре челтәре хуҗасы һәм OBI акционеры Игорь Сосинның улы булуы билгеле булды. Тикшерү фаразлаганча, үтерү низаг...

10 декабрь көнне Казандагы "Корстон" отелендә 44 яшьлек ханымны үтерү факты буенча җинаять эшен тикшерү дәвам итә. Искәртеп узабыз, җинаять кылуда шикләнелеп, зыян күрүченең 19 яшьлек улы тоткарланган иде.
Аның Россия олигархы, "Старик Хоттабыч" кибетләре челтәре хуҗасы һәм OBI акционеры Игорь Сосинның улы булуы билгеле булды.
Тикшерү фаразлаганча, үтерү низаг аркасында булган. Җинаять эше буенча суд-психиатрия, биологик һәм физик-техник экспертизалар билгеләнгән. Видеокүзәтү камералары язмалары каралган, алар буенча үтерү булган номерга бары тик гаепләнүче һәм зыян күрүче генә керүе күренә. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе.
"Татар - информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X