Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Мошенниклар олы яшьтәге лениногорскилы ханымны алдарга маташкан

Мошенникларның иң күп куллана торган хәйлә схемасы, ул – якын кешегез бәлага юлыкты дип шалтырату.

Шушы көннәрдә Лениногорскида яшәүче 87 яшьлек ханым чак кына  аларның шундый тозагына эләкми калган. Пенсионер ханыма билгесез кеше, аның оныгы булып шалтыраткан һәм үзенең зур бәлага юлыгуын әйткән. Аннан соң ул телефон трубкасын, үзен полиция хезмәткәре дип таныштырган кешегә биргән.

Ә ялган полиция хезмәткәре, ханымның оныгы кеше бәрдерүен һәм ул кешенең һәлак булуын әйткән. Оныкны коткарып калу өчен 400 мең акча кирәген белдергән.

Пенсионер ханым үзендә андый зур сумманың булмавын әйткәч, 100 меңгә дә ризалашкан. Көтелмәгән фаҗигале хәл турында ишеткән олы яшьтәге ханым банкка акча артыннан юнәлгән. Әмма акча алганчы кызы янына барып, оныгы турында сөйләшергә кирәк дигән нәтиҗә ясаган. Бәхеткә, оныгы белән барсыда яхшы булуы, аның бернинди дә бәла –казага юлыкмаганлыгы ачыкланган.

Пенсионер ханым кызы белән бергә эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать иткән.

Хәзерге вакытта җинаятьчеләрнең шәхесен билгеләүгә юнәлдерелгән оператив-эзләү эшләре бара.

 

фото: https://pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев