Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Сак булыгыз – мошенниклар!

Татарстанда үзләрен социаль хезмәткәр дип таныштырып, олы яшьтәге гражданнарны, шул исәптән Бөек Ватан сугышында һәм тылда батырлык күрсәткән әби-бабайларны алдау дәвам итә. Агымдагы елның октябрь аенда Казан шәһәренең Адоратский урамында ике таныш булмаган хатын бозымны бетерәбез дигән сылтау белән 1935елгы Н.ның 111 мең сум акчасын алып китәләр. Шулай ук 1928...

Татарстанда үзләрен социаль хезмәткәр дип таныштырып, олы яшьтәге гражданнарны, шул исәптән Бөек Ватан сугышында һәм тылда батырлык күрсәткән әби-бабайларны алдау дәвам итә.
Агымдагы елның октябрь аенда Казан шәһәренең Адоратский урамында ике таныш булмаган хатын бозымны бетерәбез дигән сылтау белән 1935елгы Н.ның 111 мең сум акчасын алып китәләр. Шулай ук 1928 елгы Ч. да 20 мең сум акчасыннан колак кага. 40 яшьләрдәге хатын туганыгыз кушуы буенча дип алдап, аннан акча ала. Бу ике җинаятьне дә 35-45 яшьләр тирәсендәге, урта буйдагы, тышкы кыяфәте белән славяннарга охшаган хатын-кызлар эшли.
Мошенниклык белән шөгыльләнү күбрәк чегән милләтеннән булганнарга хас, ләкин хәзерге вакытта үзләренең тышкы кыяфәтләрен үзгәртеп, төрле мииләт кешесе булып йөрүчеләр дә бар. Алар татар һәм рус телләрендә камил аралаша. Мошенниклар күпчелек очракта акча һәм кыйммәтле әйберләргә кызыга. Чегәннәр кечкенә төркемнәр булып транспорт арендалап, җирле халыкка йортка кереп, яңадан-яңа җинаятьләр кылуны дәвам итә. Шуңа күрә бик игътибарлы булсагыз иде. Үзегезне алдарга юл куймагыз.
http://www.baltaci.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мошенники

2
X