Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Шөгердә яшәүче ир-атка карата дәүләт гаепләве расланды

Лениногорск прокуратурасы Шөгер авылында яшәүче, моңа кадәр хөкемгә тартылмаган 58 яшьлек ир-атка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен раслады. Әлеге зат РФ Җинаять кодексының 228нче маддәсенең 1 нче часте буенча җинаять кылуда гаепләнгән.


Суд утырышында ачыкланганча, гаепләнүче узган елның 15 октябрендә Шөгер авылының ташландык фермасы янында, массасы 50 граммга якын булган наркотик матдә ясала торган үсемлекнең ике ботагын өзеп алган.

Аны өенә алып кайтып, наркотик матдәләрне саклау тыелганлыгын белә торып, аны 26 нчы ноябрьгә кадәр саклаган. Хөкем ителүченең хокукка каршы гамәле «Наркопритон» оператив-профилактик операциясе барышында ачыкланган.

Гаепләнүче наркотик матдәләр кулланучы һәм сату максатыннан башка наркотик матдәләрне законсыз алу, саклау, күчерү өчен җаваплылыкка тартылган зат буларак, Лениногорск районы буенча эчке эшләр  бүлегендә учетта торган. Кылган җинаятендә хөкем ителүче гаебен тулаем таныган.

Суд карары нигезендә әлеге гражданин 1 еллык сынау вакыты белән, шартлы рәвештә бер елга ирегеннән мәхрүм ителде.  Моннан тыш, суд карары гамәлгә кергән көннән алып ул өч ай дәвамында наркоманиядән дәвалану курсы узарга тиеш. Карар законлы көченә кермәгән.


Рушан Бикбов, шәһәр прокуроры ярдәмчесе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X