Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Суд нарасыен салкында ташлап калдырган ананы амнистияләде

23 яшьлек Рихсинисо Эргашева Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан амнистиягә эләккән. Ул Казанда яңа туган нарасыен сумкага салып, салкында калдырып киткән өчен хөкем ителгән иде. Узган елның 21 февралендә ул йөклелекнең 8 ае булганда кыз бала таба. Бала табарга аңа әнисе булыша. Шуннан хастаханәгә китә, баласын сумкага салып, сәламәтлек саклау...

23 яшьлек Рихсинисо Эргашева Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан амнистиягә эләккән. Ул Казанда яңа туган нарасыен сумкага салып, салкында калдырып киткән өчен хөкем ителгән иде.
Узган елның 21 февралендә ул йөклелекнең 8 ае булганда кыз бала таба. Бала табарга аңа әнисе булыша. Шуннан хастаханәгә китә, баласын сумкага салып, сәламәтлек саклау оешмасының коймасына элеп калдыра. Бала салкыннан үлә.
Полиция баласын ташлап калдырган хатын-кызның эзенә июль аенда гына чыга алды. Ул чакта Рихсинисо Эргашева үз гаебен тулысынча таныган иде. Әйтүенчә, ул башта сабыен бала табу йортына тапшырмакчы булган. Ләкин куркуыннан коймага элеп калдырган.
Казанның Мәскәү районы суды әлеге хатын-кызны башта 300 сәгатьлек төзәтү эшләренә тарту турында карар чыгарган иде, дип хәбәр итә kazanfirst. Амнистиядән соң аны Үзбәкстанга озатылганчыга кадәр махсус кабул итү урынына урнаштырганнар.
http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев