Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Табиблар аркасында үле бала тапкан... Алай гына да түгел әле

Уфада бер хатын-кыз табиблар хатасы аркасында үле бала тапкан. Хәзер ул башкача бала таба алмаячак. Әлеге фактлар тикшерү органнары һәм суд тарафыннан дәлилләнгән инде. Ачыкланганча, 2011 елда 35 яшьлек хатын-кыз йөклелекнең тугызынчы аенда эче авыртып шәһәрнең 3 нче номерлы клиник хастаханәсенә килә. Кесарев кисеме тиз арада ясалырга тиеш булса да,...

Уфада бер хатын-кыз табиблар хатасы аркасында үле бала тапкан. Хәзер ул башкача бала таба алмаячак.
Әлеге фактлар тикшерү органнары һәм суд тарафыннан дәлилләнгән инде. Ачыкланганча, 2011 елда 35 яшьлек хатын-кыз йөклелекнең тугызынчы аенда эче авыртып шәһәрнең 3 нче номерлы клиник хастаханәсенә килә. Кесарев кисеме тиз арада ясалырга тиеш булса да, табиблар йөклелекне саклап калырга карар кыла. Аларның ялгышлыгы баланың үле тууына һәм бала тудыру органнарының алынуына китерә. Боларны суд медицина экспертизасы раслый.
Район прокуратурасында "Башинформ" агентлыгына хәбәр итүләренчә, хастаханә зыян күрүчегә 1 миллион сум акча түләргә тиеш. Суд шундый карар чыгарган. Җинаять эше дә кузгатылган, ул тикшерү стадиясендә, дип ачыклык кертә әлеге чыганак.
http://intertat.ru/tt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X