Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Татарстанда 3 адәм 14 яшьлек кызны көчләүдә гаепләнә

Бу хәл Кукмараның тау чаңгысы базасында булган. Тикшерү китергән мәгълүматларга караганда, 2015 елның 24 маенда Айдар Газизов Кукмара бистәсендәге урта мәктәп янында 14 яшьлек кыз белән, аңа 16 яшь тулмаганын белә торып, җенси якынлык кыла. Эш материалларына караганда, 4 көннән Айдар Газизов Эдуард Зыятдинов һәм Рәмис Әгъләмҗанов белән әлеге балигъ...

Бу хәл Кукмараның тау чаңгысы базасында булган.
Тикшерү китергән мәгълүматларга караганда, 2015 елның 24 маенда Айдар Газизов Кукмара бистәсендәге урта мәктәп янында 14 яшьлек кыз белән, аңа 16 яшь тулмаганын белә торып, җенси якынлык кыла.
Эш материалларына караганда, 4 көннән Айдар Газизов Эдуард Зыятдинов һәм Рәмис Әгъләмҗанов белән әлеге балигъ булмаган кызны көчләү турында алдан килешеп, аны һәм 19 яшьлек кызны Кукмарадагы тау чаңгысы базасы территориясендәге урман посадкасына алып килә. Анда ир-егетләр укучы кызны чиратлап көчли, Эдуард Зыятдинов исә бу балигъ булмаган кызга карата җенси характердагы көчләү гамәлләре дә куллана, дип ассызыклыйлар тикшерү комитетында. Тикшерү версиясе буенча, аннан Айдар Газизов 19 яшьлек кызны көчләргә була. Ир-егет аның башына 2 тапкыр суга һәм җенси акт кыла.
Әлеге ир-егетләр төркем белән кылынган җенси көчләүдә (РФ Җинаять кодексының 131нче маддәсенең 3нче өлеше "а" пункты) гаепләнә. Моннан тыш, Айдар Газизов РФ Җинаять кодексының 131нче маддәсенең 1нче өлеше ("Җенси көчләү") һәм 134нче маддәсенең 1нче өлешендә ("16 яше тулмаган зат белән якынлык кылу") каралган җинаятьләр буенча да фаш ителгән, Эдуард Зыятдинов исә - РФ Җинаять кодексының 132нче маддәсенең 3нче өлеше "а" пункты буенча ("Балигъ булмаган затка карата җенси характердагы көчләү гамәлләре куллану").
Якын арада җинаять эше, гаепләү карарын раслату өчен, прокуратурага тапшырылачак.
Чыганак:http://tat.tatar-inform.ru/news/2016/03/28/119381/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев