Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Татарстанда авыл җирлеге башлыгы, төлке дип белеп, бер хатынны атып үтергән

Татарстанның Кайбыч районында Колаңгы авылы җирлеге башлыгы бер хатын-кызны атып үтергән.

Башына фонарь куйган хатынны ир-ат төлке белән бутаган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына әлеге хәл белән таныш чыганак хәбәр итте.

Авылда яшәүче бер хатын-кыз үз хуҗалыгында төлкеләр еш йөрүгә зарлана. Хатын-кыз иртәнге якта карда җәнлек эзләрен һәм кош каурыйлары күреп ала. Ул бу проблема белән җирле башкарма комитетка мөрәҗәгать итә.

Авыл җирлеге башлыгы әлеге хатынның ире белән бергә караңгы вакытта бакчада качып, кыргый хайванга ау оештырырга була. Ул арада хуҗа хатын, маңгайга киелә торган фонарь куеп, сарайга барырга җыена. Фонарьның зарядкасы аз булу сәбәпле, аның уты сүрән була һәм җирлек башлыгы аны төлке күзенең ялтыравы дип уйлый.

Ир-ат хатын-кыз ягына таба төзәп, ике тапкыр аткан. Ир-атлар хатынга атуларын аңлагач, ире аны хастаханәгә илтә, тик табиблар хатын-кызны коткарып кала алмый.

Авыл җирлеге башлыгы законлы рәвештә корал тоткан, һәлакәт вакытында исерек булмаган, элек хөкем ителмәгән. Әлеге фаҗига буенча тикшерү үткәрелә. 

 

https://tatar-inform.tatar

Фото: https://pixabay.com/ru/

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев