Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Татарстанда ике яшьлек кызын ачлыктан интектергән анага штраф салганнар

Полицейскийлар ишекне ватып кергәч, коточкыч хәлдәге ике яшьлек баланы күргәннәр.

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). Чаллыда ике яшьлек кызын ашатмыйча интектергән анага штраф салганнар, дип хәбәр итә «Челнинские известия» газетасы.

Бу хакта полициягә күп балалы хатынның күршеләре мөрәҗәгать иткән. Урынга килгән тәртип сакчыларына беркем дә ишек ачмаган. Фатирда бер баланың елаган тавышы гына ишетелгән.

Полицейскийлар ишекне ватып кергәч, коточкыч хәлдәге ике яшьлек баланы күреп алганнар. Кыз ач ятып шулкадәр хәлсезләнгән ки, хәтта сөйләшә һәм йөри дә алмаган. Сабыйга табиблар тиешле медицина ярдәме күрсәткән.

 

Үз баласына ваемсыз мөнәсәбәт күрсәткән ананы хөкем иткәннәр. Суд залында ул елаган һәм тәүбә иткән, балаларын алып китмәүләрен сорап ялварган.

Судья күп балалы анага 5 мең сум күләмендә штраф салган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X