Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Татарстанда пычак белән яраланган өч кеше мәете табылган

Яр Чаллы шәһәрендәге бер фатирда полиция хезмәткәрләре өч мәет тапкан. Алар барысы да пычак белән яраланган булган.

Бу турыда "Татар-информ"га Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсенең Яр Чаллы бүлекчәсендә хәбәр иттеләр.

Яңа шәһәрнең 49нчы комплексында урнашкан фатирда өч кеше мәете табылган. Биредә ир белән хатын һәм аларның балигъ булмаган улы һәлак булган. Мәетләрнең өчесендә дә пычак белән яраланган эзләр булуы ачыкланган.

Хәзерге вакытта фаҗига урынында тикшерү-оператив төркеме эшли. 

Фото: pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев