Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Тәрбиягә алган кызын үтерүдә гаепләнүче фермер 19 елга хөкем ителде

Татарстан Югары суды Алексеевск районында 9 яшьлек кызны кимсетү, газаплау, ата-ана бурычларын тиешенчә үтәмәү һәм үтерү эше буенча Григорьевларга хөкем карары чыгарды.

 

Роман Григорьев үз эшен присяжныйлар каравын сорады. 4 мартта присяжныйлар аны 9 яшьлек кызын үтерүдә һәм мыскыл итүдә гаепле дип тапкан, әмма, алар фикеренчә, ул мәрхәмәткә лаек. Аның хатыны Элланы кыз баланы җәберләүдә гаепле дип табалар.

Тикшерү мәгълүматларына караганда, Элла һәм Роман Григорьевлар тәрбиягә алган дүрт баланы берничә ел дәвамында даими рәвештә мыскыл иткән — аларны үзләре булмаганда өйгә керүне тыйган, хуҗалыкта авыр эш башкарырга мәҗбүр иткән, кечкенә генә гаеп өчен металл таяк белән кыйнаган.

2018 елның августында гаилә башлыгы 9 яшьлек кызын, комлыкта уйнаганда күлмәген пычраткан өчен, кыйнаган. Ир берничә тапкыр балага кисәтү ясаган, ә аннан соң аңа йодрыклары белән ташланган. Алган җәрәхәтләрдән кыз шунда ук үлгән.

Бүген Татарстан Югары суды Григорьевларны гаепле дип тапкан һәм 41 яшьлек Роман Григорьевка 19 ел катгый режимлы колония билгеләгән, 39 яшьлек Элла 7 елга гомуми режимлы колониягә озатылачак.

 

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X