Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Уңайлы булсын өчен

Лениногорск шәһәре прокуратурасы инвалидлар өчен бина һәм корылмаларның уңайлылыгы буенча РФ законы таләпләренең үтәлешен тикшерде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, шәһәрдәге бер даруханәнең пандус белән тәэмин ителмәгән булуы ачыкланды. "Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында"гы Федераль законның (№ 181 24.11.1995) 15 нче маддәсе 1 нче кисәгендә, бина һәм корылмаларның уңайлылыгы буенча таләпләр...

Лениногорск шәһәре прокуратурасы инвалидлар өчен бина һәм корылмаларның уңайлылыгы буенча РФ законы таләпләренең үтәлешен тикшерде.


Тикшерү нәтиҗәләре буенча, шәһәрдәге бер даруханәнең пандус белән тәэмин ителмәгән булуы ачыкланды.
"Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында"гы Федераль законның (№ 181 24.11.1995) 15 нче маддәсе 1 нче кисәгендә, бина һәм корылмаларның уңайлылыгы буенча таләпләр катгый куелган. Мондый таләпләрнең мөһимлеге РФ Шәһәр төзелеше кодексында (2, 24 һәм 48 нче маддә) һәм "Бина һәм корылмаларның куркынычсызлыгы турында техник регламент" Федераль законында (№ 384 30.12.2033) каралган.
Моннан тыш, тикшерү барышында даруханәдә ингаляция өчен "Занамавир" дару препараты юк иде. Ә ул дару медицинада кулланылучы даруларның минималь ассортиментына кертелгән.
ТР Арбитраж Суды тарафыннан даруханә һәм юридик зат 40 мең сум күләмендә штрафка тартылды.
Реклама өчен штраф
Прокуратура тарафыннан акча средстволары белән операцияләр башкаручы, муниципаль район гражданнарын кредит белән тәэмин итүче оешмаларда законның үтәлеше тикшерелде.
Аның барышында бер кредит үзәгенең "Реклама турында"гы Федераль законны бозу очрагы ачыкланды. Бер газетта "5 меңнән алып 500 меңгә кадәр шәхси акча кабул итәбез" дигән реклама чыккан. Анда кредитның фактик бәясен күрсәтүче шартлар язылмаган. Нәкъ шундый бозулар шәһәрдәге берничә җәмгыятьтә ачыкланган. ТР Антимонополия хезмәте федераль идарәсе җитәкчесе карары нигезендә, әлеге җәмгыятьләр дүрт мең һәм йөз мең сум күләмендә штрафка тартылды.
Бертигез бүленгән
"Торак" Федераль программасын реализацияләү кысаларында, гражданнарның ана капиталы дәүләт сертификатын куллану законының үтәлеше тикшерелде.
Тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, икенче баласын тудырган лениногорскилы хатын-кыз 2010 елда ана капиталына сертификат алган. Әлеге акчаны гаилә фатир сатып алуга тоткан. Бу уңайдан ирле-хатынлы гаилә Пенсия фондында фатирның үзләре һәм балалар исеменә язылачагы турында йөкләмә (обязательство) язган. Ул нотариус тарафыннан расланган. Әмма законга каршы килеп, ир белән хатын фатирны бары үзләре исеменә генә яздырган. Бу балигъ булмаган ике баланың хокукын бозуга китергән.
Шәһәр прокуроры фатирны балалар исеменә яздыруны сорап суд органнарына мөрәҗәгать итте. Суд утырышында ирле-хатынлы гаилә прокурор таләбен ирекле рәвештә үтәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: закон