Заман сулышы

Җәяүле “КамАЗ” астына эләгеп харап булган

Мәскәү - Уфа юлының Мамадыш районы турысындагы 945нче чакрымында "КамАЗ" йөк машинасы белән идарә иткән 1962 елгы ир-ат, фаразлар буенча, хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрдәй тизлек сайламый һәм якынлашып килгән транспорт алдыннан ук юл аша чыга башлаган 1966 елгы хатын-кызны бәрдерә. Җәяүле җәрәхәтләрдән һәлакәт урынында ук җан бирә. Җыеп кына әйткәндә,...

Мәскәү - Уфа юлының Мамадыш районы турысындагы 945нче чакрымында "КамАЗ" йөк машинасы белән идарә иткән 1962 елгы ир-ат, фаразлар буенча, хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрдәй тизлек сайламый һәм якынлашып килгән транспорт алдыннан ук юл аша чыга башлаган 1966 елгы хатын-кызны бәрдерә. Җәяүле җәрәхәтләрдән һәлакәт урынында ук җан бирә.
Җыеп кына әйткәндә, соңгы 9 көндә Татарстан юлларында кешеләргә бәла китрегән 110 һәлакәттә 10 кешенең гомере өзелгән, 128е җәрәхәтләнгән, имгәнгән. Бу һәлакәтләрнең 42се Казанда булган, нәтиҗәдә, 2 кеше җан тәслим кылган, 47 кеше тән казасына дучар ителгән, диелә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсе матбугат хезмәте хәбәрендә.
http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/11/10/115364/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: