Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскилы күп функцияле үзәктән чит кешенең акча янчыгын урлап китә

Шушы көннәрдә чит кеше мөлкәтенә кул сузучы лениногорскилыга суд каршында җавап тотарга туры килде.

Суд материаллары күрсәткәнчә, гаепләнүче Х. Лениногорскиның күп функцияле үзәгенә йомышы төшеп килгән була. Һич көтмәгәндә ул  чират көтеп торучылар өчен куелган урындыкта онытылып калган акча янчыгына тап була. Кошелекның иясе А. аны үз игътибарсызлыгы  аркасында урындыкта калдырып китә. Х. форсаттан файдаланып калырга уйлый, якын-тирәдә беркем дә булмавын, үзәк хезмәткәрләренең үзен күрмәвен аңлап, табылдыкны урлап чыгып китә.  Тик  кошелектагы  9000 сумнан артыграк акчага ия булдым дип сөенергә өлгерә алмый кала, каракның эзенә төшәләр.

Суд утырышында хөкем ителүче гаебен таный һәм тәүбә итә. Зыян күрүче  тәүбә сүзләренең ихлас күңелдән әйтелгәнлегенә ышанып һәм акчасы табылуга шатланып, Х.ны гафу итә,аңа карата җинаять эшен туктатуны сорый. Үзенең гаепләнүчегә карата дәгъвалары булмавын белдерә.

Зыян күрүченең дәлилләре белән килешеп, суд аның үтенечен канәгатьләндерде һәм  Х. га карата җинаять эшен һәм җинаять эзәрлекләвен туктатты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев