Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Авылдашыбыз Халидә йөзе белән нур чәчә, шифа өләшә

Ак чәчәкләр тотып кулларына, атлап бара гомер юлыннан. Авырлыклар килсә, җан җылысын гына түгел, йөрәген дә алып бирә куеныннан.

Бу юллар йөзе белән нур чәчеп торучы, йомшак сүзләре белән җанны җылытучы, авырлыклар килгәндә һәрвакыт  һәрберебезнең янында булучы авылыбызның фельдшеры – Халидә Бикбовага юллана.

Халидә Халиковна Чүпрәле кызы булса да, Сугышлы авылын үз итте, аның халкын яратты. Инде 30 елдан артык шушы авыл халкына медицина ярдәме күрсәтә.  Илнең төп нигезе – гаилә. Гаиләнең тоткасы – хатын-кыз. Халидә Халиковна үз гаиләсендә яратып һәм яратылып яшәүче хатын, таләпчән, сөйкемле әни. Тормыш иптәше Равил белән кызлары Гүзәлне һәм уллары Рөстәмне тәрбияләп үстерделәр.

Гүзәл мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, хәзерге вакытта Уфа шәһәрендә табиб булып эшли. Рөстәм нефть техникумын тәмамлады, үзе сайлаган һөнәре буенча хезмәт итә, читтән торып, Самара шәһәрендә белем ала. Авылда алар үрнәк гаилә. Халидәбезнең йорт тирәсе гөлгә күмелгән, үзе кебек елмаеп тора. Чәчәкләрне үзе яраткан кебек, чәчәкләр дә аны ярата, бөтен тирә-якны балкытып утыралар.


Сугышлы халкы өчен Халидә үз кеше, ә аның киңәшләрен тотучы, дәваларын алучылар бер Сугышлы авылыннан гына түгел. Районыбызның төрле авылларыннан, хәтта шәһәрдән ярдәм сорап килүчеләр дә күп. Ул дарулары белән генә түгел, үзенең сүзе, тәмле теле, төпле киңәшләре белән дә дәвалый. Соңгы вакытларда өлгер Халидәбез күрше - Үрнәк авылына да хезмәт күрсәтә. Менә шундый уңган безнең авылның фельдшеры- Халидә ханым. Халык чирләмәсен, сәламәт кешеләр күбрәк булсын.

Сиринә Тәхавова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев