Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

База мәктәпләре укытучыларына диагностик тестлаштыру уздырылачак

5 ноябрьдә Татарстанның база мәктәпләре укытучылары өчен диагностик тестлаштыру уздырыла, дип хәбәр итә министрлык сайты. Аның нәтиҗәләре укытучыларны яңадан әзерләү һәм аларның квалификациясен күтәрү буенча эшне оештырырга ярдәм итәчәк. Диагностик тестлаштыру рус, татар, чит ил телләре, тарих, җәмгыять белеме, математика, информатика, физика, химия, география, биология укытучылары, шул исәптән педагогик эшчәнлек...

5 ноябрьдә Татарстанның база мәктәпләре укытучылары өчен диагностик тестлаштыру уздырыла, дип хәбәр итә министрлык сайты. Аның нәтиҗәләре укытучыларны яңадан әзерләү һәм аларның квалификациясен күтәрү буенча эшне оештырырга ярдәм итәчәк.

Диагностик тестлаштыру рус, татар, чит ил телләре, тарих, җәмгыять белеме, математика, информатика, физика, химия, география, биология укытучылары, шул исәптән педагогик эшчәнлек алып баручы мәктәп директорлары һәм завучлар арасында, үткәрелә.

Тестлаштыруны оештыруда Белем бирү сыйфатын мониторинглау республика үзәге булышлык итә. Диагностиканы Педагогик үлчәнешләр федераль институты тарафыннан әзерләнгән контроль-үлчәү материаллары буенча гамәлгә ашыру, материалларны тестлаштыру үткәрү пунктларына аны уздыру көнендә - 5 ноябрьдә китерү күздә тотыла.

"Татар-информ" МА материаллары буенча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined