Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Чираттагы “корбан”

Эчке эшләр бүлегенә мошенниклык факты буенча, чираттагы корбан - 75 яшьлек пенсионер мөрәҗәгать итә. Бу юлы да телефон аша алдыйлар. Шалтыратып, берәү улы булып сөйләшә, аннан телефонны тикшерүчегә биреп, тегесе улының полициягә китерелүе һәм 50 мең акча булганда җинаять эше ачмаячагы турында әйтә. Акчаны терминал аша күчерергә куша. Пенсионер тизрәк...

Эчке эшләр бүлегенә мошенниклык факты буенча, чираттагы корбан - 75 яшьлек пенсионер мөрәҗәгать итә.

Бу юлы да телефон аша алдыйлар. Шалтыратып, берәү улы булып сөйләшә, аннан телефонны тикшерүчегә биреп, тегесе улының полициягә китерелүе һәм 50 мең акча булганда җинаять эше ачмаячагы турында әйтә.
Акчаны терминал аша күчерергә куша. Пенсионер тизрәк кибеткә бара һәм сатучы ярдәме белән 15 мең акчаны малаеның көрәзле телефонына сала. Шуннан тагын шалтырату була, акчаны дөрес күчермәгәнсең, диләр, башка номер әйтәләр, шулай итеп мошенникка 10 мең сум күчерелә.
Бераздан хатынның малае шалтырата, исән-сау булуын бернинди хәлгә очрамавын әйтә.
Эчке эшләр бүлеге сезне уяу булырга, мошенниклардан сакланырга чакыра. Олы яшьтәге туганнарыгызны шундый хәлләр турында кисәтеп куегыз, алар баштан сезгә шалтыратсын.
Әгәр шундый хәлгә калганнар икән, кичекмәстән 02, 2-72-20 телефоны буенча шалтыратыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев