Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Федотовкада «Питрау» чишмәсе территориясе тагын да ямьләндерелде

Федотовкалылар җиргә кар төшкәнче, быел гына табып, аны төзекләндереп куйган чишмәнең тирә-ягын тагын да ямьләргә өлгерделәр.

Федотовка авылында быел җәй “Тәрле” чишмәгә бару юлында бер чишмәне күреп алалар. Моны шушы авыл кешесе Григорий Портнов күреп ала. Аннары  бергәләшеп төзекләндерәләр: агачларны кисәләр, үләннәрне чабалар, беседка ясап куялар. Питрау бәйрәме әлеге чишмә янында уза. “Питрау” дигән исем дә бирәләр. Кыскасы, ул территория авылның матур урынына әверелә.
Күптән түгел чишмә территориясендә тагын бер өстәл барлыкка килде.
Моннан тыш чишмә суы ага торган торба өстендә түбә ясалган. 

Чишмәнең исеме һәм су составы күрсәтелгән зур аншлаг та монда бар.
Шулай ук чишмә янында утырып ял итәр өчен агач төпләре дә җайлы гына утыртылып куелган.

 

Язманы тулысынча "Заман сулышы" газетында  17 ноябрь санында укырсыз.

фотолар: Олеся Петрова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев