Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Әлмәт нефть институтында яңа ректор

АГНИ ректоры Александр Емекеевны лаеклы ялга озаттылар. Яңа ректорны тәкъдим итүгә багышланган тарихи истәлекле вакыйгада ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин, шулай ук «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Маганов, аның урынбасарлары, Компания хезмәткәрләре, АГНИның мөгаллимнәре һәм студентлары катнашкан. Александр Емекеев институтка 16...

АГНИ ректоры Александр Емекеевны лаеклы ялга озаттылар.
Яңа ректорны тәкъдим итүгә багышланган тарихи истәлекле вакыйгада ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин, шулай ук «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Маганов, аның урынбасарлары, Компания хезмәткәрләре, АГНИның мөгаллимнәре һәм студентлары катнашкан.
Александр Емекеев институтка 16 елдан артык җитәкчелек иткән. Чыгыш ясаучылар барысы да аның тырыш хезмәтен бәяләп үткәннәр.
ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов АГНИ ректоры вазифаларын башкаручы итеп Роберт Нургалиевны тәкъдим иткән. Роберт Заһит улы озак еллар нефть чыгару, нефть эшкәртү һәм нефть ташу тармагында хезмәт куйган. Соңгы эш урыны - «РН-Сервис» ҖЧҖ генераль директорының җитештерү буенча беренче урынбасары.
http://almet-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев