Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Муса Җәлилгә багышланган китап күргәзмәсе

Муса Җәлилнең тууына 109 ел. Бу уңайдан мәктәптә китап күргәзмәсе үткәрелә, дип хәбәр итә Керкәле мәктәбе сайты. Һәр милләттә исеме телгә алынуга ук ихтирам уята торган шәхесләр була. Муса Җәлил әнә шундыйларның берсе. Юк, ул исем генә түгел, бәлки тирән мәгънәле символ да. Чөнки бу исемнең синонимнары булып батырлык, кыюлык,...

Муса Җәлилнең тууына 109 ел. Бу уңайдан мәктәптә китап күргәзмәсе үткәрелә, дип хәбәр итә Керкәле мәктәбе сайты.


Һәр милләттә исеме телгә алынуга ук ихтирам уята торган шәхесләр була. Муса Җәлил әнә шундыйларның берсе. Юк, ул исем генә түгел, бәлки тирән мәгънәле символ да. Чөнки бу исемнең синонимнары булып батырлык, кыюлык, каһарманлык, талантлылык, фидакарьлелек кебек сүзләр тора. Ул чыннан да, бу сүзләрнең һәммәсенә дә лаек кеше.


Бөек Җиңүнең 70-еллыгы уңаеннан, мәктәбебездә Муса Җәлилне искә алу кичәсе үткәрелде, дип хәбәр итә Куакбаш мәктәбе сайты.

Герой-шагыйрьнең фаҗигале тормышы һәм иҗат юлы хакында татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәния Йосыпова сөйләде. Аннары укучылар җәлилчеләрнең исемнәрен олылап, зур ихтирам белән искә алдылар, алар иҗат иткән шигырьләрне яттан сөйләделәр.

Бу кичәдә М.Җәлилнең тоткынлыкта да авырлыкларга бирешмәве турында тагын бер кат тыңлап, үзебезгә яхшы үрнәк, сабак алдык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: муса жэлил

2
X