Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"КЫҢГЫРАУ" СӘХИФӘСЕ

Балалар экология турында сөйләшә

2013 ел - Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы, дип игълан ителгән иде. Шул уңайдан, шәһәр һәм районның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә экологик тәрбия бирү буенча әңгәмә үткәрелә. 25 һәм 28 нче балалар бакчасында безнең хәбәрчебезгә дә булырга туры килде. Әңгәмәне Татарстан Республикасы Лениногорск районының табигатьне саклау буенча дәүләт...

2013 ел - Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы, дип игълан ителгән иде.


Шул уңайдан, шәһәр һәм районның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә экологик тәрбия бирү буенча әңгәмә үткәрелә. 25 һәм 28 нче балалар бакчасында безнең хәбәрчебезгә дә булырга туры килде. Әңгәмәне Татарстан Республикасы Лениногорск районының табигатьне саклау буенча дәүләт инспекторы урынбасары Фәрит Динмөхәммәтов үткәрде. Ул балалар белән табигатьне саклау, карау турында әңгәмә алып барып кына калмады, ә нәрсә ул табигать, язын безгә нинди кошлар килә, табигатьне саклар өчен без нишләргә тиеш кебек сораулар биреп, аларны кызыксындырырга тырышты. Балалар да, актив булып, биргән сорауларга җавап бирде. Мәсәлән, нәрсә ул табигать дигән сорауга, берсе:
- Табигать ул - кош-кортлар, агачлар, - дип җавап бирде. Ә менә яз көнне безгә нинди кошлар килә, дип сорауга, барысы бергә: "Кара карга, сыерчык",- диде. Араларында берсе кошлар өчен оя ясаганнарын әйтте. Әлеге сүзләр һәм балалар бакчасы территориясендә кошларга куелган җимлекләрне күрү Фәрит Нургалиевичны бик куандырды. Бер төркем кошларны, бәлки, нәкъ менә шулардагы азык саклап калгандыр, кем белә. Ул үзе белән алып килгән плакатларны, китапларны күрсәткәч, бер кыз бала: "Без әле урамга чыккач, кошларны ашаттык", дип мактанып алды.
Китапларга килгәндә, аларның берсе "Татарстан Республикасының Кызыл китабы", икенчесе "Хөкүмәт тарафыннан расланган табигать территорияләрен саклау исемлеге" иде. Кечкенәләрне иң кызыксындырганы Кызыл китап булгандыр, мөгаен. Чөнки аның турында сөйләгәндә барысы да кызыксынып тыңлады.
Шуннан соң тәрбияче аларга шигырьләр сөйләргә тәкъдим ясады. Балалар табигать, үсемлек, кош-корт, хайваннар турында шигырь сөйләде. Фәрит Нургалиевич аларга табигать рәсеме төшерелгән календарь бүләк итте. Балаларның берсеннән-берсе уздырып табигатькә кагылышлы табышмаклар әйтүе очрашуны тагын да җанландырды.
Соңыннан балалар табигатьне яратуын, аңа мөнәсәбәтен белдереп рәсем ясады. Экологик тәрбия бирү буенча әңгәмәләр, очрашулар ел буена дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: экология