Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Космонавтлар белән очрашу

Лениногорск районының кайбер мәктәпләрендә очучы-космонавтлар - Россия Федерациясе Герое Салихҗан Шәрипов һәм Кыргызстан Республикасы Герое Антон Шкаплеров белән очрашу үткәрелде. Тимәш мәктәбендә космонавтлар иң элек мәктәп белән танышты. Аннан мәктәптәге хәрби һәм хезмәт даны музеена экскурсия ясады. Директор Хәлил Шәриповның авыл тарихы һәм язмышы, мәктәп турындагы чыгышы кунаклар күңеленә хуш...

Лениногорск районының кайбер мәктәпләрендә очучы-космонавтлар - Россия Федерациясе Герое Салихҗан Шәрипов һәм Кыргызстан Республикасы Герое Антон Шкаплеров белән очрашу үткәрелде.


Тимәш мәктәбендә космонавтлар иң элек мәктәп белән танышты. Аннан мәктәптәге хәрби һәм хезмәт даны музеена экскурсия ясады. Директор Хәлил Шәриповның авыл тарихы һәм язмышы, мәктәп турындагы чыгышы кунаклар күңеленә хуш килде. Иң күңеллесе - космонавтларның укучылар белән очрашуы иде. Кунаклар балаларның күпсанлы "Ник очучы булдыгыз?", "Космонавт булу өчен нишләргә?" кебек сорауларына җавап бирде, очучы тормышыннан кызыклы вакыйгалар, беренче тапкыр күк йөзенә сәяхәт кылганда нинди хисләр кичерүләре хакында сөйләде. Укучылар космонавтларны кызыксынып тыңлады, очучы һөнәре турында кызыклы мәгълүмат алды.
Чкалов исемендәге Шөгер мәктәбендә алар X сыйныф укучылары белән очрашты.
Укучылар космонавтларны татар халкының милли ризыгы - бавырсак белән каршы алды. Кунаклар очрашуны мәктәп алдындагы барельеф һәм мәктәп музееннан башлады. Музей җитәкчесе Римма Гыйматдинова авыл тарихы, мәктәп, якташлар турында сөйләсә, кунаклар үзләре турында кызыклы хатирәләре белән бүлеште. Укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Соңыннан истәлеккә фотога төштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: космонавт