Заман сулышы

Лениногорск "АЙСЫЛУ" балалар театры Әлмәттә чыгыш ясады

24 март көнне Әлмәт шәһәрендә АГИМС та традицион үткәрелә торган Клара Булатова премиясе тапшыру тантанасында "АЙСЫЛУ" балалар театры язучының быел өченче әсәрен сәхнәләштереп, күрсәтте. Соңгысы "Мин күргән беренче Сабантуй" дигән хикәясенә нигезләнеп куелды. Бу аның 80 яшьлек юбилеена зур бүләк булды.Үзенең яшьлек тормышы вакыйгаларын күргәч, автор күз яшьләрен яшерә алмады....

24 март көнне Әлмәт шәһәрендә АГИМС та традицион үткәрелә торган Клара Булатова премиясе тапшыру тантанасында "АЙСЫЛУ" балалар театры язучының быел өченче әсәрен сәхнәләштереп, күрсәтте.

Соңгысы "Мин күргән беренче Сабантуй" дигән хикәясенә нигезләнеп куелды. Бу аның 80 яшьлек юбилеена зур бүләк булды.Үзенең яшьлек тормышы вакыйгаларын күргәч, автор күз яшьләрен яшерә алмады.

Әсәрләрне язарга балаларга Әхмәшина Фәридә Зөфәровна белән ярдәм итәбез. Һәм ул һәр елны институт ярдәме белән басылган китапка кертелә.Быел да "Күңелдә язлар кабатлана"дип исемләнгән китап алып кайттык. Бу безнең сандыкка дүртенче басма.

"АЙСЫЛУ" балалар театры җитәкчесе Зөмәрә Шәрәпова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: