Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Лениногорскида гаиләләре белән китап укыйлар

Балалар китапханәсендә "Әкияттә дуслыкка ышаныч һәм тынычлык яши" дигән республика конкурсының муниципаль этабы үтте, дип хәбәр итәләр китапханәдән. Конкурс-фестиваль китап укучы гаиләләр арасында узган. Анда җиде гаилә катнашкан, алар: Әхмәтҗановлар, Есиповлар, Мошниковлар (балалар китапханәсе укучылары), Зеленая Роща китапханәсеннән Мөхәммәтҗановлар, Мичуриннан Шакировлар, Иске Куактан Вахромовлар, Юлтимердән Зыятдиновлар гаиләсе. Һәр гаилә әкият...

Балалар китапханәсендә "Әкияттә дуслыкка ышаныч һәм тынычлык яши" дигән республика конкурсының муниципаль этабы үтте, дип хәбәр итәләр китапханәдән.
Конкурс-фестиваль китап укучы гаиләләр арасында узган. Анда җиде гаилә катнашкан, алар: Әхмәтҗановлар, Есиповлар, Мошниковлар (балалар китапханәсе укучылары), Зеленая Роща китапханәсеннән Мөхәммәтҗановлар, Мичуриннан Шакировлар, Иске Куактан Вахромовлар, Юлтимердән Зыятдиновлар гаиләсе. Һәр гаилә әкият сәхнәләштереп чыгыш ясаган, ул көнне төрле милләт халык әкиятләре күрсәтелгән. Конкурста Шакировлар гаиләсе җиңеп чыккан. Хәзер аларга Казанда Лениногорск данын якларга туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев