Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Лениногорскида Миләүшә Идиятованың концерты югары дәрәҗәдә үтте (ФОТОЛАР)

Кичә, 18 март көнне шәһәр Мәдәният сараенда Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Миләүшә Идиятованың концерты узды. Концерт шулхәтле матур, югары дәрәҗәдә узды. Ул хәтта башка концертларга охшамаган иде, үзгә булды. Ул иҗат кичәсен дә (Миләүшә ханымның күптән түгел юбилее иде һәм ире Рөстәм Идиятов белән сәхнәгә чыгуларына 25 ел), дуслар, туганнар...

Кичә, 18 март көнне шәһәр Мәдәният сараенда Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Миләүшә Идиятованың концерты узды.


Концерт шулхәтле матур, югары дәрәҗәдә узды. Ул хәтта башка концертларга охшамаган иде, үзгә булды. Ул иҗат кичәсен дә (Миләүшә ханымның күптән түгел юбилее иде һәм ире Рөстәм Идиятов белән сәхнәгә чыгуларына 25 ел), дуслар, туганнар очрашуы да, эчтәлекле җырлар ишетү, биюләр карау, елмаю-көлү мизгелләрен дә үз эченә алды.

Җылы котлаулар да күп булды, димәк, Миләүшә ханымны хөрмәт итүчеләр күп икән, үзенең бертуганнары да килгән, авыл башлыклары да котлады.

Балалары: Айназ белән Эльза да концертка җыр өлгерткәннәр.

Миләүшә ханыма бүләк ителгән чәчкәләрнең күплеге! Җырчы үзе дә күз явын алырлык иде. Буй-сынына килешеп торган күлмәкләре, прическасы.

Искиткеч концерт тулы зал белән үтте, өч сәгать тә ун минут дәвам иткән кичәдә тамашачы рәхәтләнеп ял итте, җыр-моң дөньясында тирбәлде, балачагын, туган ягын исенә төшергәндер. Язып бетерү мөмкин түгел, моны үз күзләрең белән күрү кирәк иде.

Гүзәлия Нигъмәтзянова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев