Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Лениногорскиның Рәшит Шиһап исемендәге халык театры Театр көненә премьера әзерли

Рәшит Шиһап исемендәге татар халык театры артистлары елны театр дөньясында җиң сызганып башлады. Алар яңа спектакль – премьера өлгертте.


Театр сәнгате – кабатланмас могҗиза. Быел Россиядә – театр елы. Сәхнәгә гашыйк булучылар махсус елны гына көтеп тормый, алар өчен һәр ел, һәр көн – театр дөньясы.  Рәшит Шиһап исемендәге халык театры артистлары өчен дә шулай. Алар тамашачының күңелен яулап алып, тормышчан спектакльләре белән сөендереп кенә торалар. “Көттереп килгән бәхет” премьерасының сюжеты әхлакый-тәрбияви рухта.

Әлеге спектакль санаторий-профилакторийда, Бәкердә күрсәтелде инде. Зәй-Каратай тамашачылары да карап, рухи яктан баеды. Хәзер чират – Лениногорскида. Спектакль 27 март көнне 18.00 сәгатьтә Мәдәният сарае сәхнәсендә күрсәтеләчәк. Ул көн Халыкара театр көне буларак та безнең тарихка кереп калды.


Театрның режиссеры Мәдинә апа Сафиуллина әйтүенчә, спектакльдә өч буын артистлары катнаша. “Энҗе Мусина, Рафис Сөләйманов, Флера Тәхауова – театрыбызны яшәтүче артистлар. Ләйлә Фәрзетдинова, Нияз Гәрәев – яшь буын, алар мәдәнияттә өмет уятучы”, ди ул.

Әлбәттә, спектакльдә Мәдинә апа Сафиуллинаны да күрәчәкбез. Аның оста итеп уйнавы тамашачыда соклану гына уята. Гомумән, халык театрындагы артистларның һәммәсе турында озаклап, аларның талантлары хакында язып булыр иде.

Театр үзенең сихри тарту көчен югалтмыйча, гореф-гадәтләрне, телебезне оныттырмыйча, озак еллар яшәсен.

Розалия Мостафина

Зилә Мөдәррисова фотосы ( узган елгы спектакльдән күренеш)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев