Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Лениногорскиның Үзәк китапханәсендә рәссам иҗатына багышланган очрашу

Күптән түгел Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә шәһәребездә яшәп иҗат итүче рәссам - Мәһшия Мөбәрәкъ кызы Мөхәмәтова иҗатына багышланган очрашу булды, дип хәбәр итә шәһәребезнең 11 нче гимназия сайты. Гимназиянең 9 нчы сыйныф укучылары әлеге чарада булып кайттылар. Очрашу барышында укучылар игътибарына рәссамның иҗатына багышланган презентация һәм күргәзмә тәкъдим ителде. Укучылар...

Күптән түгел Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә шәһәребездә яшәп иҗат итүче рәссам - Мәһшия Мөбәрәкъ кызы Мөхәмәтова иҗатына багышланган очрашу булды, дип хәбәр итә шәһәребезнең 11 нче гимназия сайты.
Гимназиянең 9 нчы сыйныф укучылары әлеге чарада булып кайттылар. Очрашу барышында укучылар игътибарына рәссамның иҗатына багышланган презентация һәм күргәзмә тәкъдим ителде.
Укучылар өчен иң кызыклысы Мәһшия Мөбәрәковнаның үзе тарафыннан күрсәтелгән масстер -класс булды. Ул график рәсем ясауга багышланган иде. Очрашуда укучыларыбыз шәһәребезнең танылган рәссамы Мөдәрис Минһаҗев белән дә күрешү бәхетенә ирештеләр.
Очрашу бик кызыклы һәм файдалы булды. Укучылар милләтпәрвар шәхесләребез, якташ әдипләребезнең иҗатын күбрәк белсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рәссам