Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Өр-яңа татар фильмында Салават Фәтхетдинов үзенең бабасын уйный (ФОТО)

Шулай ук "Яу" исемле яңа татар тарихи комедиясендә Гамил Әсхәдулла, Искәндәр Мотыйгулла, Рөстәм Рахманкул, Салават Миннеханов, Илнур Байназаров һәм башкалар катнаша.

Әлеге фильмны җитештерү 2016 нчы елда башланып китте, дип сөйләде Матбугат.руга оештыручылар. Фильмның продюсеры һәм аны башлап җибәрүче – Рәис Шайхетдинов. “Тарихи декорацияләрдә татарча фильм төшерәсе иде, әйдә уйлашыйк. Комедия булсын, Мунча ташлары белән үзем сөйләшәм”, - дигән сүздән башланган эш. Фильмның төп геройлары Мунча ташы театры артистлары булачагын күз алдында тотып сценарий язылган.
 
Реквизит һәм киемнәр белән Камал һәм Тинчурин театрлары әйтеп бетергесез зур ярдәм күрсәтә. ТР президенты каршындагы мәдәниятне үстерү фонды директоры Нурия Миннәхмәтовнага олы ярдәме өчен аерым рәхмәтлебез, ди фильм төшерүче егетләр.+
 
Фильм бу елның сентябрь аенда Казан мөселман кинофестивалендә катнашачак икән. Фестивальдән соң Татарстан буенча прокатка чыга. 
 
Фильмның максаты тарихка яңа караш ташлау да, акча эшләү дә түгел. Хәзерге вазгыятьтә, татар телле контентны мөмкин кадәр күбрәк җитештерергә, мөмкин кадәр күбрәк кешегә җиткерергә кирәк. Юмор хисе булган халык яшәргә сәләтле әле ул, бигрәк тә үзеннән көлә белсә, ди оештыручылар.

http://matbugat.ru/news/?id=22728

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X