Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Сәидә Мөхәммәтҗанова: "Татар театрын яратам"

Җәйнең соңгы көнендә Г.Камал театры Республика көне уңаеннан "Мәхәббәт FM" спектаклен тәкъдим итте. Залда утыручылар арасында очраклы рәвештә "Голос. Дети" проекты финалисты Сәйдә Мөхәммәтҗанованы очраттым. Тамаша тәмамлангач та, Сәйдә хис-кичерешләрен белдерергә теләп, спектакльнең төп героен уйнаган Эмиль Талипов янына сәхнә артына ашыкты. "Эмиль абый, сез шундый оста итеп уйнадыгыз! Миңа...

Җәйнең соңгы көнендә Г.Камал театры Республика көне уңаеннан "Мәхәббәт FM" спектаклен тәкъдим итте. Залда утыручылар арасында очраклы рәвештә "Голос. Дети" проекты финалисты Сәйдә Мөхәммәтҗанованы очраттым.
Тамаша тәмамлангач та, Сәйдә хис-кичерешләрен белдерергә теләп, спектакльнең төп героен уйнаган Эмиль Талипов янына сәхнә артына ашыкты. "Эмиль абый, сез шундый оста итеп уйнадыгыз! Миңа бик ошады, рәхмәт сезгә!" - диде ул.
Мин дә шул арада Сәйдә белән аралашып алдым. "Бу спектакльгә иң якын дустым алып килде. Бүгенге тамаша искиткеч шәп булды. Эмиль Талипов белән якыннан аралашкан юк иде, ул - яхшы актер. Гомумән, татар театрын бик яратам мин. Дөресен генә әйткәндә, гел концертларга йөргәч, театрларга йөрергә вакыт калмый. Өстәвенә, хәзер уку елы башлана", - диде Сәйдә.
Уку башланса да, Сәйдә концертлардан баш тартмый. 4 сентябрьдә Чиләбедә чыгыш ясарга барачагын белдерде. Моннан тыш, кечкенә йолдызыбыз "Звезды детского Голоса" туры белән Төркиядә булып кайткан. Казанга исә бу тур 22 ноябрьгә килеп җитәр дип көтелә.
Эльвира ШАКИРОВА
http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: саида мухаметзянова