Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Биш мең: азмы-күпме? Лениногорск укытучыларының фикерләре

Федераль җыенга юлланган чыгышында Россия Президенты Владимир Путин яңа уку елыннан сыйныйф җитәкчеләренә өстәп 5 мең сум акча түләнәчәген хәбәр итте. Без укытучыларның фикерләрен белешергә булдык.

 

Дилбәр Низамова, башлангыч сыйныф укытучысы:
-    Сентябрь әле җитмәгән, яңа уку елы башлангач, күрербез инде. Сыйныф җитәкчеләренә 5 мең өстәп түләячәкләренә әле ышанып бетеп булмый. Мин инде 35 ел мәктәптә укытам. Һәрбер сыйныф җитәкчесе балаларга бөтен көчен, энергиясен, җанын, исәнлеген биреп эшли.  Укучылар белән эшләү елдан ел авырлаша.
Мәгариф хезмәткәрләренең хезмәт хакын арттыру турында күп сөйлиләр. Чынлыкта исә, бер яктан өстәсәләр, икенче яктан кисәләр. Башлангыч сыйныф укытучыларының хезмәт хакы зур дип әйтә алмыйм. Әгәр дә чынлап та өстәп 5 мең сум акча түли торган булсалар, бик яхшы булыр иде.

 

Фәния Йосыпова, татар теле һәм әдәбияты укытучысы:
-    Бу өстәлмәләрнең түләнү тәртибе әлегә безгә билгесез. Акча балалар саны буенча исәпләнәчәктерме, юктырмы. Әгәр дә авыл укытучыларына да, шәһәрнекенә дә бертөрле булса, бу ризасызлык китереп чыгара алачак. Авылда бит 4-5 кенә бала була ала сыйныфта, шәһәрдә 25 тән дә арта. Бала саны аз булган сыйныф җиткәкчеләренә 5 мең сум өстәсәләр, бик яхшы булыр иде, ә инде 25 бала өчен бу сумма аз да әле. Чөнки сыйныф җитәкчеләрнең эше бик күп, төп дәресләрдән тыш, тәрбия дәресләре, сыйныф сәгатьләре үткәрелә, бәйге, олимпиадаларга әзерлибез. Эш балалар белән генә чикләнми, монда әти-әниләр белән дә уртак тел таба белергә кирәк. Замана үзгәрә тора. Укытучы эше елдан ел күп энергия, көч таләп итә. Ә менә хәзерге вакытта авыл мәктәпләрендә сыйныйф җитәкчелеге өчен өстәмә түләүләр бик аз.
Быел мин 9 нчы сыйныфны алып барам, барлыгы 6 бала укый. Бик тырыш, һәрьяклап та актив укучылар. Бу ел аеруча җаваплы безнең өчен. Имтихан бирү елы булганлыктан, өстәмә рәвештә бик күп әзерләнәбез.

 

 

Сорашты: Гөлназ Хәйретдинова

Тулысы белән "Заман сулышы" газетында укыгыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев