Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Лениногорскида "Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы 2020" бөтенроссия бәйгесенең зона этабы узды

27 нче гыйнварда 7 нче урта мәктәп базасында «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы " Бөтенроссия бәйгесенең зона этабы узды.

 

 


«Дәрес» һәм «Мастер-класс» һөнәри сынауларында Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы 6 районның (Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск һәм Ютазы) туган татар тел һәм татар  әдәбияты укытучылары катнашты. 

Компетентлы жюри составына Татарстан республикасының Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм Мәгариф үстерү институтының вәкилләре керде. Жюри әгъзалары конкурсантларның яхшы методик әзерлеген, Лениногорск районының  мәгариф идарәсе  һәм  7 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең администрациясе һәм коллективының яхшы оештыру һәм әзерлек эшен билгеләп үттеләр.

Лениногорск районын 5нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галия Исмәгыйлева тәкъдим итте. Зональ турлар тәмамлангач кына җиңүчеләр билгеле була. Монысын ТР Мәгариф министрлыгы сайтында белеп булачак.

 

Мәгариф идарәсе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев