Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Лениногорскида предметларны шахмат белән интеграцияләү буенча иң яхшы мастер-класс муниципаль конкурсы узды

Хәзерге заман мәгарифендә шахматның мөһимлеген аңлап, ел саен башлангыч сыйныф укытучылары арасында уку предметларын шахмат белән интеграцияләү буенча иң яхшы мастер-класска конкурс уздырыла. Мастерлар үзләренең коллегаларын кызыклы алымнарга, формаларга, интеграция технологияләренә өйрәтәләр.

 

 8 нче мәктәп базасында гомуми белем бирү учреждениеләреннән 17 конкурсант (башлангыч сыйныфлар укытучылары) катнашты. Алар арасында 1 нче, 2 нче, 3нче мәктәп, 5нче мәктәп, 6нчы мәктәп, 7нче мәктәп, 8нче мәктәп, 11нче гимназия, 12нче лицей, 13нче мәктәп, Шөгер урта мәктәбе, Иске Иштирәк төп гомуми белем бирү мәктәбе, Яңа Сережкино, Сарабиккол,  Зеленая Роща, Тимәш мәктәпләре бар иде.

Муниципаль комиссия әгъзалары конкурсантларның мастер-классларын әзерләүнең һәм уздыруның югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үттеләр.

Бәйгенең җиңүчеләре - Шөгер урта мәктәбе, Тимәш урта мәктәбе, 12нче лицей.

Конкурс призерлары - 7 нче, 1 нче, 5 нче мәктәпнең, 11 нче гимназиянең, Яңа Сережкино төп гомуми белем бирү мәктәбенең укытучылары булды;

3 нче мәктәп, Иске Иштирәк төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучылары конкурс лауреатлары булдылар.

Конкурс номинацияләре 2 нче, 6 нчы, 8 нче, 13 нче, Сарабиккол, Зеленая Роща  мәктәбе укытучылары булды.

 

 

Мәгариф идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев