Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Мәктәптә математиканы компьютер уеннары ярдәмендә өйрәтергә тәкъдим иттеләр

Проект авторлары фикеренчә, яңалык яшүсмернең укуга мотивациясен арттырырга тиеш.

Мәктәпләрдә һәм көллиятләрдә укучыларны компьютер уеннары, кушымталар ярдәмендә өйрәтергә тәкъдим иттеләр. Тиешле документ норматив хокукый актлар проектлары порталында урнаштырылган.

Россия Мәгариф министрлыгы проекты якындагы биш елда белем бирү системасын модернизацияләү һәм цифрлы технологияләргә нигезләнгән яңа укыту чараларын гамәлгә кертү буенча эксперимент үткәрүне күздә тота.

Информатика, математика һәм технологияләр өйрәнгәндә, заманча технологияләр кертеләчәк. Яңалык укучыда һәм педагогта уку барышында мәгълүмати технологияләрне куллану өчен кирәкле күнекмәләр булдырырга һәм яшүсмернең укыту мотивациясен арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/22/188561/

фото:пиксабай

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев