Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Яңа уку елында Татарстан Республикасының сыйныф җитәкчеләре берлеге төзеләчәк

Яңа уку елында Татарстан Республикасының сыйныф җитәкчеләре берлеге булдырыла. Бу хакта "Тәрбия - белем бирү сыйфатын күтәрү факторы" темасына республика август киңәшмәсендә ТР вице-премьеры - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.

 

"Үсеш Хөкүмәте: социаль өлкә" стратегик сессиясендә яңа уку елында Татарстан Республикасы сыйныф җитәкчеләре ассоциациясен булдыру турында карар кабул ителде. Педагогларның бу берләшмәсе укучыларның тәрбиясе һәм социализациясе өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруга йөз тотачак", - диде министр.

Министр "Риск төркеме" гаиләләре белән индивидуаль эш системасын үстерүгә зур игътибар бирелүен билгеләп узды. "Сыйныф җитәкчесе һәм педагог-психологка зур роль бирелә. Тәрбия процессы аларның профессионализмына һәм кызыксынучанлыгына бәйле", - ди ул.

Шул ук вакытта, Рафис Борһанов сүзләренчә, укытучылар арасында сыйныф җитәкчесенең дәрәҗәсе берникадәр төшүе белән бәйле тенденцияләр күзәтелә. "Яңа уку елыннан предмет укытучысының психологик-педагогик белемен камилләштерүгә юнәлдерелгән яңа проект башлыйбыз. Аны сыйныф белән җитәкчелеккә әзерләү бурычы тора", - диде министр.

Ул ел саен социаль-психогик тест уздырылганын һәм белем бирү мохитендә психологик куркынычсызлык мониторингы үткәрелүен әйтте. "Яшүсмерләр даирәсендә курку, хафалану хисе, гаиләдә якланмауны тою кебек күренешләр күзәтелә. Бу проблемалар мунциаль психологик-педагогик үзәкләр һәм хезмәтләрнең актив эшчәнлеге аша хәл ителергә тиеш", - диде Борһанов.
 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/15/191616/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев