Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

“Бердәм Россия” партиясе “Җитмеш Җиңүче йөзе” фотопроектын ачып җибәрә

Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан "Бердәм Россия" партиясе "Җитмеш Җиңүче йөзе" фотопроектын ачып җибәрде. Аның геройлары - ветераннар, дип хәбәр итә "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан бүлеге матбугат үзәге. Фоторәссам Фәрит Гобәев Татарстанның бөтен районнарында булып, ветераннарны фотога төшерәчәк. Аларның фотосурәтләреннән Казанда күргәзмә оештырылачак. 70 ветеран фотосурәтеннән торган альбомны, беренче чиратта, аларның...

Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан "Бердәм Россия" партиясе "Җитмеш Җиңүче йөзе" фотопроектын ачып җибәрде. Аның геройлары - ветераннар, дип хәбәр итә "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан бүлеге матбугат үзәге.
Фоторәссам Фәрит Гобәев Татарстанның бөтен районнарында булып, ветераннарны фотога төшерәчәк. Аларның фотосурәтләреннән Казанда күргәзмә оештырылачак. 70 ветеран фотосурәтеннән торган альбомны, беренче чиратта, аларның үзләренә бирәчәкләр. Шулай ук, күргәзмә Татарстанның бөтен районында булып үтәр, дип планлаштырыла.
"Җитмеш Җиңүче йөзе" фотопроекты "Безнең кадерле ветеран" проектының бер өлешенә әвереләчәк. Әлеге проект кысаларында, шулай ук, республика хастаханәләрендә Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен палаталар реконструкцияләнә, ветераннарның өйләренә бару һәм аларга ярдәм итү эшләре алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фотопроект