Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

Мөхәммәтшин: Кешеләрнең «Бердәм Россия» праймеризына карата кызыксынуы югары

ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин «Бердәм Россия» праймеризында катнашу өчен Казанның 116нчы лицеенда оештырылган участокка килде.

 

«Тавыш бирү иртәнге сигездә оешкан төстә башланды. Планлаштырылган барлык сайлау участоклары да ачык. Сайлаучыларның алдан тавыш бирүгә карата кызыксынуы шактый югары. 9.30 сәгатькә әлеге сайлау участогына 40тан артык кеше килеп үз фикерен белдерде», - диде Фәрит Мөхәммәтшин участокта журналистлар белән аралашкан вакытта.

Бүген барлыгы 460 участок оештырылган, аларда участок комиссияләренең 1909 әгъзасы эшли. Һәр сайлаучы бюллетеньдә күрсәтелгән берьюлы берничә кандидатка тавыш бирә ала.

«Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге праймеризында 222 кандидат катнаша, аларның һәр дүртенчесе партия әгъзасы түгел.

Барлык кандидатлар да киң колачлы мәгълүмати-агитация эшен оештырды: сайлаучылар белән 400дән артык очрашу үткәрде, эш шул исәптән яңа форматта дискуссион һәм стратегик сессияләрдә дә барды. Шулай ук дебатлар үткәрү өчен 200 мәйданчык оештырылды.

Бу хакта тулырак: http://tat.tatar-inform.ru/news/2019/05/26/186950/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев