Даими укучыбыз Люция апа Закировадан камыр кую рецепты
Кирәк була: Сөт – ярты литр Он - 5 стакан Шикәр комы – 2 аш калагы Тоз – 0,5 чәй калагы Сыек май – 2 аш калагы Дрожжи – 11 гр. (бер пакет)
Савытка 4 стакан он һәм дроҗҗи салып, әкрен генә сөт кушам, шикәр комы, тоз, сыек май өстим. Барысын да болгатам, аннары тагын 1 стакан он өстим. Камыр басам. Целлофан пакетка салып холодильникка куям. Ике сәгать узгач, пешеренергә була.
Тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев